Татарстанда даруханәләргә дарулар сатуны чикләргә тәкъдим иттеләр
Галимова аңлатканча, күпләп сатудан тыелу, барыннан да элек, даруларга мохтаҗ кешеләрне препаратлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан хакимияте даруханә челтәрләренә мөрәҗәгать иткән сатып алучыны дәвалау өчен җитәрлек күләмдә генә даруларны сатарга тәкъдим итә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Дару препаратларын сату динамикасын мониторинглау нигезендә санитар-эпидемияләргә каршы комиссия даруханә челтәрләренә препаратларны мөрәҗәгать иткән сатып алучыны дәвалау өчен җитәрлек күләмдә генә җибәрергә тәкъдим итте», - диде Галимова.
Аның сүзләренчә, медикаментларны бер кулга дозалап сату, беренче чиратта, препаратларга мохтаҗ барлык кешеләрне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Әңгәмәдәш хастаханәләрдә пациентларны дарулар белән тәэмин итү торышы тотрыклы, диде.
«Дәвалау өчен кирәкле барлык препаратлар да җитәрлек күләмдә бар», - дип тәмамлады сүзен Галимова.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа