Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда “Covid-19”дан үлүнең 2 яңа очрагы расланды

Пандемия чорында Татарстанда коронавирустан барлыгы 51 кеше вафат булды.

1969 елда туган Казанда яшәүче бер ханым авыр дәрәҗәдәге хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония белән 7нче хастаханә базасындагы вакытлыча эшләүче йогышлы авырулар госпиталенә салына. Анда яңа коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган. Хроник авырулары булган. Үлем кискен респиратор җитешсезлек нәтиҗәсендә килеп чыга.

1945 елда туган Түбән Камада яшәүче бер ханым, ике яклы полисегментар  вируслы пневмония билгеләре белән, Түбән Кама хастаханәсенә китерелә. Хроник авыруларның кискенләшүе сәбәпле, аның хәле авырая.Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Мәрхүмәләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус йогышы белән зарарлануның 29 очрагы теркәлгән. Чирнең читтән кертелгәннәре – 4, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә килеп чыкканы – 25.

Яңа ачыкланган авыручылар  барысы да өйдә дәвалана.
Алар:
18 яшькәчә – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 4
30 яшьтән 50 яшькәчә – 14
50 яшьтән 60 яшькәчә – 5
60 яшьтән 70 яшькәчә – 5
70 яшьтән 80 яшькәчә – 1

80 яшьтән 90 яшькәчә – 0

Казанда – 16

Аксубайда – 1

Балтач районында – 1

Яшел Үзән районында – 2

Кукмара районында – 1

Түбән Камада – 2

Питрәчтә – 1

Саба районында – 5
 

Республикада, пандемия башланганнан алып, коронавирус белән авыручы 5 988 кеше ачыкланган. Шул вакыттан бирле 4 797 кеше, ә узган тәүлектә 19 кеше терелгән. 33 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса