Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 57 яңа очрагы ачыкланган

Гадәттәгечә, вирус йоктыру очракларының күбесе Казанга туры килә.

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 коронавирусы белән 57 кеше зарарланган. Барлык очракта аларның вирусны авыру кешеләрдән йоктыруы булуы билгеле. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«11 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 46 кеше өйдә дәвалана», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькәчә кешеләр - 19, икенче урында - 50-60 яшьлекләр - 15 кеше. 60-70 яшьлекләр дә бар - 12 очрак теркәлгән.

Гадәттәгечә, вирус йоктыру очракларының күбесе Казанга туры килә - 27 кеше. Әлмәт районында - 7, Чаллыда 5 кешедә авыру ачыланган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада COVID-19 инфекциясен йоктырган 8 706 пациент теркәлгән. Барлыгы 7 713 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 37се - узган тәүлектә.  

Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 114 кешегә җиткән. 

Үлүчеләрнең икесе дә - ир-атлар. Аларның берсе 1953 елда туган кеше, ул полисегментар пневмония белән хастаханәгә салынган булган. Пациентның хәлен хроник авыруларының кискенләшүе катлауландырган.

Икенче ир-ат 1960 елда туган. Аны хастаханәдән тыш пневмония диагнозы белән китергән булганнар. Аның да шулай ук хроник авырулары булган.

Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса