Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда COVID-19 буенча тәүлек буе консультация бирү өчен кайнар линия эшли башлады

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Татарстан халкына COVID-19 буенча консультация бирү өчен кайнар линияне яңартты.

Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылды.
Бүген Татарстан Республикасының СOVID-19 мәсьәләләре буенча бердәм күпканаллы кайнар линия, ул мартта эшли башлаган иде, яңа форматта эшли башлады. 8 800 222 59 00 телефоны номеры буенча татарстанлылар инфекция турында актуаль мәсьәләләр буенча консультация һәм дарулар белән тәэмин итү буенча мәгълүмат ала алачак.

Контакт-үзәк тәүлек буе эшләячәк. Консультацияне ике телдә – рус һәм татар телләрендә алырга мөмкин.

Моннан тыш, республикада яшәүчеләргә күпләргә таныш тавыш – ярдәмче Лилия дә консультация бирәчәк. Телефон роботы коронавирус, COVID-19 авыруы симптомнары, республикада гамәлдә булган чикләүләр турындагы иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк. Сораулар исемлеге киңәйтеләчәк.
"Үз-үзен изоляцияләү режимы вакытында без цифрлы пропусклар сервисы эше буенча кайнар линия җибәрдек инде. Бу карар үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Элемтә-үзәк эшләгән вакытта операторлар татарстанлылардан 200 меңнән артык шалтырату кабул итте һәм эшкәртте. Хәзер республиканың сәламәтлек саклау системасы максималь йөкләнеш белән эшли. Шуңа күрә республика халкының коронавирус белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча оператив консультация ала алуы бик мөһим. Моның өчен без Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәттәшләребез белән бергә махсус бердәм кайнар линия эшләтеп җибәрдек. Операторлар штатын арттырдылар. Шулай ук татарстанлылар кирәкле консультация ала алсын өчен телефон роботының белем базасын актив үстерергә планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса