Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда «Covid-19» авыруларының көзге күтәрелеш чоры әле узмаган, дип саный Патяшина

Республиканың баш санитар табибы татарстанлыларга хәлләргә җиңел карамаска һәм барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәргә киңәш итте.

Татарстан әлегә көзге сезонда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының иң кызган чагы”нда түгел. Матбугат конференциясендә шундый фикер белән Роспотребнадзорның ТР  идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина уртаклашты.

«Бездә өч көн элек кенә 55 очрак булды, соңгы өч көндә генә 48, 45, 45 очрак. Шуңа күрә авырулар саны стабильләште һәм кими бара дип әйтә алмыйбыз, гәрчә без көзге сезон күтәрелеше өчен 55 бу чор өчен максималь сан булыр дип өметләнәсе килә», – дип билгеләп үтте спикер.

Патяшина яз көне яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының иң күп өлеше май аена туры килүен искә төшерде, ул чакта зарарланган кешеләрнең тәүлеклек артуы 107 очрак булган иде.

"Кискен респиратор вирус инфекцияләре сезоны дәвам итәчәк. Ул, гадәттәгечә, сентябрь азагына, октябрь, ноябрь, декабрь айларына туры килә. Гыйнвар бәйрәмнәрендә без, гадәттәгечә, аз гына кимүне көтәбез, чөнки билгеле бер социаль аерымлану булачак. Гыйнвар аенда, бәйрәмнәрдән соң коллективларга чыгабызбалалар да, өлкәннәр дә, хезмәт коллективлары да, шуңа күрә янә ОРВИ белән авыручылар саны арта", дип билгеләп үтте баш санитар табиб.

Марина Патяшина Covid-19 белән дә  шуңа охшаш сценарий булырга мөмкин дигән фикер белән уртаклашты. Ул барлык санитар кагыйдәләрне үтәргә киңәш итте һәм ел азагына кадәр бернинди дә “таралуга” юл куймаска киңәш итте. Шулай ук профилактика өчен гриппка каршы прививка ясау файдалы, дип йомгак ясады спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса