Татарстанда өч маугли балага тап булганнар
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар Чаллыда рейд барышында өч ялгыз балага тап була
Санитар таләпләр үтәлмәгән фатирда 4, 8 һәм 12 яшьлек өч малай табыла. Инспекторлар балаларның әнисе 32 яшьлек җыештыручы булуын ачыклый. Алар бакчага да, мәктәпкә дә йөрми һәм сөйләшми дә икән әле. Алар начар туклана, саф һавага чыкмый. Балаларда шулай ук акыл ягыннан артта калу һәм төрле авырулар да ачыкланган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Әлеге ана кешегә «балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер балалар махсус учреждениедә дәвалана.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа