Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда өч елдан соң «Ядкяр» генеалогик порталы барлыкка килергә мөмкин

Бүгенге көндә портал ябык режимда эшли.

Татарстанда өч елдан соң «Ядкяр» генеалогик порталын эшләтеп җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

«Генеалогик портал быел эшли, әмма без аны ачык мөмкинлеккә чыгармадык. Без Татарстанның 12 авылын цифрлаштырдык һәм индексацияләдек, моңа күп вакыт сарыф ителде. Шулай ук безнең тарафтан кертелгән мәгълүматлар буенча безнең платформа эчендә шәҗәрә агачы барлыкка китерә торган интеллектуаль система булдырылды», – дип билгеләде ул.

Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, бүгенге көндә портал ябык режимда эшли.

«Портал бүгенге көндә ябык режимда эшли. Тест режимында порталны өч елдан соң ачачаклар, чөнки анда 11 миллионнан артык язма индексацияләргә кирәк булачак», – дип уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса