Татарстанда буран сәбәпле автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә
Автобуслар хәрәкәте һава шартлары яхшыру белән торгызылачак.
Татарстанда буран аркасында автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Һава шартлары начарлану сәбәпле, бүген иртәнге сәгать уннан республиканың төп автомагистральләре буенча шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә.
«Волго-Вятскуправтодор» агентлыгына сөйләүләренчә, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казахстан чигендә Казан - Оренбург-Акбулак автомобиль юлы; М7 юлында Мәскәү-Владимир-Түбән Новгород-Казан-Уфа трассасының берничә участогы; Йошкар-Ола-Яшел Үзән-М7 һәм Казан-Буа-Ульяновск автомобиль юллары өлешчә ябык булачак.
Трассаларда тәүлек буе 150 берәмлек юл техникасы эшли, авария бригадалары кизү тора.
Татарстан ЮХИДИ идарәсендә машина йөртүчеләрдән торак пунктлардан читкә чыкмауларын, ә юлда штаттан тыш хәл булган очракта 8-843-533-38-88 номерына шалтыратуларын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа