Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Иртәгә Татарстанда буран аркасында күз күреме начарлануы көтелә.
«14 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана», - диелә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә.
Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Юлларда көчле бозлавык саклана.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа