Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда бу атна томан, кар һәм -15 градус салкын белән тәмамланачак

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Якшәмбе төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә томан, шулай ук бераз кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төньяк-көнбатыштан искән җил көньяк-көнбатышка күчә. Көндез аның тизлеге көчәйгәндә секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы −7..-12 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта термометрның терекөмеш баганасы −15 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез −5..-10 градус салкын булуы көтелә.

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса