Татарстанда беренче гаилә яңа президент программасы буенча фатир алды
Түбән Камадан Нуриевлар 111 кв. м. мәйданлы 4 бүлмәле фатирга ия булдылар.
Татарстанда беренче гаилә яңа президент программасы буенча фатир алды. Бу хакта ТР Дәүләт торак фондында сөйләделәр.
Түбән Камадан Нуриевлар 111 кв. м. мәйданлы 4 бүлмәле фатирга ия булдылар.
Рөстәм Миңнеханов программа турында бер ай элек яшь гаиләләрнең үз торакларына булган ихтыяҗын күздә тотып игълан итте. Хәзер 800дән артык гариза каралуда, аларның 10сы Дәүләт торак фонды реестрына кертелгән инде.
Нуриевлар гаиләсе август башында исәпкә баскан һәм 185 мең сум акча керткән, бу торак бәясенең 5%ын тәшкил итә, ай ахырында ук инде үзләренең 4 бүлмәле фатирына күчкән. Әлеге фатирның башлангыч бәясе – 3,7 млн. сум.
Программа турында яңа фатир алучылар социаль челтәрләр аша белгән.
– КФҮкә барып, документлар исемлеген алдык һәм шунда ук җыя башладык, – дип сөйли Зөһрә Нуриева.
Президент программасында катнашу өчен ир белән хатынның яше 35 яшьтән дә артмаска тиеш, прописка һәм эш урыны Татарстанда булу мәҗбүри һәм гаиләнең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк торак туры килергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа