Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда бер сыер 16 кешене тукландыра - Сөтчелек базарын өйрәнү үзәге

Россия буенча исә 34 кешегә бер сыер туры килә Сөтчелек базарын өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча Татарстанда 16 кешегә бер сыер туры килә. Россия буенча бер сыер сөте белән 34 кеше туклана. Бу хакта The DairyNews хәбәр итә. Бер сыер иң аз кешене тукландыра торган Россия төбәкләренең беренче дистәсенә Татарстаннан кала...

Россия буенча исә 34 кешегә бер сыер туры килә

Сөтчелек базарын өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча Татарстанда 16 кешегә бер сыер туры килә. Россия буенча бер сыер сөте белән 34 кеше туклана. Бу хакта The DairyNews хәбәр итә.

Бер сыер иң аз кешене тукландыра торган Россия төбәкләренең беренче дистәсенә Татарстаннан кала Мордовия, Удмуртия, Алтай крае, Вологда һәм Киров өлкәләре, Тыва, Воронеж, Рязань өлкәсе һәм Дагыстан кергән. Шулай итеп, Мордовия белән Удмуртиядә бер сыерга 13 кеше туры килә.

Бер сыерга туры килә торган иң күп кеше саны буенча төбәкләр унлыгын Калмыкия җитәкли. Республикада бер сыерга 1528 кеше туры килә. Бу унлыкта Мәскәү өлкәсе аерым урын били, биредә кешеләр саны күп булу сәбәпле, сөт ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен сыерлар саны җитми. 2015 елда биредә сөт дефициты 3,9 млн тонна тәшкил иткән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса