Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган 2 урам төзекләндереләчәк

Быел Татарстанда “Җиңү урамы” федераль проекты буенча барлыгы 28 урам ремонтланачак.

Татарстанда быел Җиңү урамы федераль проекты буенча 28 урам ремонтланачак, ул Имин һәм сыйфатлы автомобиль юлларыилкүләм проектының бер өлеше булып тора. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Инициатива Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Җиңү көне яки сугыш геройлары хөрмәтенә аталган урам, проспектлар һәм мәйданнарны норматив хәлгә китерү өчен. Татарстан бу акцияне актив хуплады, - дип билгеләп үтелә министрлык хәбәрендә.

Агымдагы елда 16 урамда юл йөрү өлешенең катламын ремонтлау яки юл аша чыгу урыннарында эшләр башкарылачак, ә 12 урамда алар янындагы тротуарлар төзекләндереләчәк һәм юл билгеләре куелачак. Шулай итеп, Казанда Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге урамы участокларын Имин һәм сыйфатлы автомобиль юлларыилкүләм проекты акчалары хисабына ремонтлаячаклар.

Моннан тыш, Җиңү урамы проекты буенча программа акчасына Татарстанның тагын җиде районында объектларны ремонтлау планлаштырыла. Әгерҗедә Шабалин, Шәмсетдинов һәм Гайнуллин урамнарында юл аша чыгу өслеген ремонтлау планлаштырылган. Азнакайда Җәлил урамының юл өслегенә ремонт ясалачак, шулай ук Җиңү мәйданына өлешчә ремонт ясалачак. Аксубайда - Җиңү һәм Мазилин, Бөгелмәдә - Георгий Жуков һәм Николай Сентюков, Болгарда - Абдулла Алиш, Тәтештә - Җиңүнең 50 еллыгы һәм Родионов урамнары яңартылачак. Ютазы районында Иске Урыссу авылында Рокоссовский һәм Бәйрәкә-Тамак авылында герой Шәрипов урамнарының грунт юлларында вак ком-таш катнашмасы җәю планлаштырыла.

Җиңү урамы проекты халыкка Бөек Ватан сугышы геройлары турында искә төшерүгә юнәлдерелгән. Росавтодор мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта ремонт объектлары исемлеген формалаштыру төгәлләнеп килә. Шуннан соң, тарихи белешмәләр һәм объектларны ремонтлау турында мәгълүмат белән интернет-ресурс эшли башлаячак. Төп мәйданчык ВКонтакте социаль челтәре булачак, анда аерым кушымта булдырыла.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса