Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда балык тоту тыела. Эләгүчеләр дә бар

17 апрельдән Татарстанда «Нерест» операциясе башланды. Ул 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Уылдык чәчү чорында полиция браконьер балыкчыларны аулаячак. ДПС инспекторлары балык алып барырга мөмкин булган машиналарны туктатып тикшерәчәкләр. Балыкка тиешле документлар булмаса, ул законсыз тотылган дип табылачак. Республика елга-күлләрендә даими рейдлар уздырылачак. Яр буе зоналарында һәм утрауларда полиция балык...

17 апрельдән Татарстанда «Нерест» операциясе башланды.

Ул 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Уылдык чәчү чорында полиция браконьер балыкчыларны аулаячак.

ДПС инспекторлары балык алып барырга мөмкин булган машиналарны туктатып тикшерәчәкләр. Балыкка тиешле документлар булмаса, ул законсыз тотылган дип табылачак. Республика елга-күлләрендә даими рейдлар уздырылачак.

Яр буе зоналарында һәм утрауларда полиция балык саклау һәм эшкәртү урыннарын, салкын һәм утлы корал, ятьмәләр эзләячәк.

Зәй районында полицейскийлар закон бозучыларны тоткарлаган да инде. Бер чит ил машинасы багажнигыннан 23 толстолобик табып алганнар. Балык яңа тотылган булган. Аңа бернинди документлар да булмаган. Шоферны браконьерлыкта гаепләп полиция бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса