Татарстанда балалары булган гаиләләр яңа бер тапкыр бирелә торган түләү алачак
17 декабрьдә ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин балалы гаиләләр өчен яңа бер тапкыр бирелә торган түләү турында игълан итте.
Аны 0 яшьтән 7 яшькә кадәрге, 2020 елның 17 декабренә әле 8 яшь тулмаган, балалар тәрбияләүче гаиләләр ала алачак. Балалары указ чыкканнан соң, ягъни 17 декабрьдән соң туган гражданнар да 2021 елның 1 апреленә кадәр түләү өчен гариза бирә алалар.
Түләү күләме 7 яшькә кадәрге һәр балага 5 000 сум тәшкил итә.
Күпчелек гаиләләр яңа түләүне гаризасыз алачак. Пенсия фонды түләүне ата-аналарга (уллыкка алучыларга, попечительләргә, опекуннарга) проактив рәвештә, яз һәм җәй айларында кабул ителгән балалар өчен «коронавирус» түләүләре турындагы мәгълүматлар нигезендә рәсмиләштерәчәк һәм күчерәчәк.
Әгәр бала 2020 елның 1 июленнән соң һәм соңрак туган булса, яки ата-аналар «җәйге» түләүләр алмаган булса, 2021 елның 1 апреленә кадәр Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гариза бирергә кирәк. КФҮ яки Пенсия фондының территориаль бүлегенә бару таләп ителми. Шулай ук бернинди өстәмә справкалар дә җыярга кирәкми.
Гариза барлык балалар өчен дә ата-ананың берсе белән бирелә. Опекуннар һәм попечительләр турыдан-туры Пенсия фонды бүлегендә гариза бирәләр.
Әгәр элек күрсәтелгән исәп (счет) үзгәртелгән яки ябылган булса, Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында исәп реквизитларын үзгәртүгә гариза бирергә яки аны Пенсия фондында актуальләштерергә кирәк. Балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү теләсә кайсы түләү системасының картасына бәйле банк счетына күчерелергә мөмкин. Шул ук вакытта түләү башка зат хисабына һәм почта аша күчерелә алмый.
Бер тапкыр бирелә торган түләүгә салым салынмый һәм ул башка социаль ярдәм чараларын билгеләүгә йогынты ясамый.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алуга кагылышлы сорауларны ата-аналар online.pfrf.ru электрон сервисы аша бирә алалар.
Чыганак: Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа