Татарстанда балаларны вакцинацияләү турында сораулар
Прививканы 12-17 яшьлек балалар ата-аналар ризалыгы белән һәм бары тик ирекле нигездә генә ясый ала.
Татарстанда яшүсмерләргә коронавирустан вакцинация башланды. «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе бу атнада "Бөгелмә РҮХ" ДАССОсына керде – барлыгы 100 доза китерелде. Прививканы 12-17 яшьлек балалар ата-аналар ризалыгы белән һәм бары тик ирекле нигездә генә ясый ала.
12-15 яшьлек балаларга вакцинация ата-аналар ризалыгы белән үткәрелә, 15 яшьтән өлкәнрәкләр документны мөстәкыйль тутыра алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа