Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда аз керемле ике меңнән артык гаиләгә дарулар алу өчен сертификат бирелгән

Сертификат өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче һәм Татарстан буенча җан башына яшәү минимумыннан кимрәк керем алган гаиләләргә бирелә.

Татарстанда 2 меңнән артык аз тәэмин ителгән гаилә даруларга электрон сертификатлар алган. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә 2 мең 266 балага әлеге ташлама бирелде инде», — дип хәбәр итте министр.

Әлеге сертификат өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче һәм Татарстан буенча җан башына яшәү минимумыннан кимрәк керем алган гаиләләргә бирелә. Акча банк картасына килә. Аны дарудан башка бүтән бер әйбергә дә сарыф итеп булмый, диде Зарипова.

Аның сүзләренчә, әлеге социаль ярдәм чарасы Татарстанда яшәүче 17 меңнән артык кешене колачлый.

Декрет ялындагы Виктория Сафронова бу сертификатны алган инде. Ул быелгы кышта балалары аеруча еш авыруын билгеләп үтте. Алар өчен бик күп дару сатып алырга кирәк, ә андый чыгым гаилә бюджетына бик нык суга.

«Бүген дарулар шактый кыйммәт тора. Кечкенә балалар еш авырый, Хөкүмәтнең аз тәэмин ителгән балалы гаиләләргә шундый ярдәм күрсәтүе яхшы», — диде Виктория Сафронова.

Ул ел башында банк картасы алуын, аңа соңрак 5 мең сум акча килүен әйтте. Калган акча ярты елдан соң күчәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы республикада 2020 елның 1 гыйнварыннан өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче һәм җан башына кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә дарулар сатып алу өчен 10 мең сум акча биреләчәге хакында хәбәр иткән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса