Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда автомобиль транспорты урлау саны ике тапкырга кимегән

Узган ел 114 факт теркәлгән булса, быел 62 факт теркәлгән.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанда автомобиль транспорты урлау саны ике тапкырга кимегән. Узган ел 114 факт булса, быел 62 факт теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат чарасында билгеле булды.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең автомототранспорт урлап китү һәм урлау эшләре бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Җәвит Гасанов әлеге өлкәдәге җинаятьләр хакында сөйләде.

“2018 елның 7 аендагы нәтиҗәләре буенча автомототранспорт урлап китү буенча оператив хәл күзәтү астында. Быел 7 ай эчендә 248 урлап китү факты теркәлгән. Әлеге җинаять төренең чишелеше 91% тәшкил итә. Барлык урланган транспорт чаралары табылды һәм хуҗаларына кайтарылды”, - диде полиция подполковнигы.

Җәвит Гасанов сүзләренчә, быел җинаятьчеләр 20 мотоцикл һәм гидроцикл, 42 автомобиль урлап киткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса