Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда авариядә имгәнгән биш айлык кыз хастаханәдә үлгән

Казан – Малмыж трассасының 45нче чакрымында Коркачык авылы янында «Лада» һәм «Хонда» автомобильләре бәрелешеп, биш кеше имгәнгән.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән биш айлык кызның Казан хастаханәсендә гомере өзелгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы.

01 июль көнне Казан – Малмыж трассасының 45нче чакрымында - Коркачык авылы янында «Лада» һәм «Хонда» автомобильләре бәрелеште.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында мәгълүматы буенча, авария нәтиҗәсендә биш кеше имгәнгән. Биш айлык кыз һәм аның әнисен авыр хәлдә Биектау хастаханәсенә китергәннәр. Соңрак сабыйны Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. 2 июльгә каршы төндә кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Әлеге авариядә зыян күргән тагын ике кешене – 7нче шәһәр хастаханәсенә, 10 яшьлек малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6