Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда һаман да эшсезләр саны арта

Татарстанда эшсезләр саны тагын да арта төшкән. 15 декабрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 850 эшсез кеше теркәлгән.


Эшсезләр саны узган атнага караганда 39 кешегә күбрәк. Шул рәвешле эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,77 % тәшкил итә. Аның каравы эш урыннары да җитәрлек. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан 26 513 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 801 эш урыны ачык дип белдергән. Хисап атнасы барышында, 9-15 декабрьдә,839 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 443е хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 71 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса