Татарстанда агросәнәгать комплексы һәм социаль өлкә хезмәткәрләренең 32 гаиләсе торак шартларын яхшыртачак
Программа авыл ипотекасы, авыл территорияләрен төзекләндерүгә һәм башка максатларга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасында быел авылда яшәүче 32 гаилә торак шартларын яхшырту өчен 2 мең кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу максатларга 42 млн. сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде.
Министр урынбасары аңлатып үткәнчә, акчалар АПК хезмәткәрләренә һәм авыл җирендә торак төзү һәм сатып алу өчен социаль өлкәләргә бүленеп бирелә.
"Бюджет акчалары хисабына чыгымнарның 70% ы финанслана, гражданнар акчасы хисабына — 30%», — дип өстәде ул.
2021 елда Татарстан буенча «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын финанслауның гомуми күләме 1,3 млрд.сум тәшкил итә. Программа авыл ипотекасы, авыл территорияләрен төзекләндерүгә һәм башка максатларга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа