Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда 700гә якын укучы ОРВИ сәбәпле, мәктәпкә йөрми

Сентябрь аеннан, температурасы булу сәбәпле, 6 меңнән артык укучы мәктәпләргә кертелмәде.

Татарстанда 690 мәктәп укучысы, сыйныфларда авырулар саны күп булу сәбәпле, уку йортына килми, аерымланды. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР  идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

“Бүгенге көндә 29 сыйныф, 690 укучы – аерымланган хәлдә, болар: Казанның – 27, Лениногорск һәм Яр Чаллы шәһәрләренең берәр мәктәбе”, – дип билгеләп үтте спикер.

Исегезгә төшерәбез, сыйныфта 20% һәм күбрәк укучы булмаган очракта, балаларны өйгә тараталар. Мондый карарны мәктәп җитәкчелеге яки мәгариф идарәсе кабул итә.

Уку елы башыннан бирле, температура югары булу яки ОРВИ билгеләре аркасында, 6 162 укучы дәресләргә кертелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса