Татарстанда 55 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
Шуларның 2се – читтән кертелгән, калганнары – элемтәләр нәтиҗәсе.
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 107гә җиткән
Республикада Covid-19 инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирустан вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кичә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды», – диделәр министрлыкта.
1957 елда туган ир-атны хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән салганнар. Аның сәламәтлек торышына хроник авыруларның кискенләшүе йогынты ясаган.
1967 елда туган ир-ат та коронавируска шикләнелеп хастаханәгә китерелә. Аны дәвалау сулыш алу җитешсезлеге аркасында кыенлашкан.
Ике очракта да үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән, диделәр ведомствода.
Татарстанда 23 октябрьгә Covid-19 коронавирусы аркасында 107 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда 55 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
Шуларның 2се – читтән кертелгән, калганнары – элемтәләр нәтиҗәсе.
5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 50 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькәчә – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 5
30 яшьтән 50 яшькәчә – 25
50 яшьтән 60 яшькәчә – 12
60 яшьтән 70 яшькәчә – 11
70 яшьтән 80 яшькәчә – 1
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
90 яшьтән өлкәнрәк – 0
Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:
1. Казанда – 32
2. Яр Чаллыда – 4
3. Әлмәттә – 1
4. Буа районында – 2
5. Югары Ослан районында – 1
6. Алабугада – 1
7. Лаеш районында – 2
8. Лениногорскийда – 1
9. Яңа Чишмә районында – 1
10. Нурлатта – 7
11. Балык Бистәсе районында – 2
12. Тукай районында – 1
Республикада бөтен вакыт эчендә 8097 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган.
Барлыгы 6917 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 24се – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа