Татарстанда 32 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
Республикада коронавирустан барлыгы 83 кеше вафат булды.
Татарстанда 32 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
Алар барысы да авыру кешеләр белән аралашкан
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 32 яңа очрагы теркәлгән. “9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана”, – Бу хакта мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькәчә – 2
18 яшьтән 30 яшькәчә – 1
30 яшьтән 50 яшькәчә – 15
50 яшьтән 60 яшькәчә – 7
60 яшьтән 70 яшькәчә – 5
70 яшьтән 80 яшькәчә – 2
Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:
1. Казанда – 26
2. Әлмәттә – 1
3. Биектау районында – 1
4. Яшел Үзәндә – 1
5. Мамадышта – 1
6. Минзәлә районында– 1
7. Питрәч районында – 1
Республикада бөтен вакыт эчендә 7 480 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган. Барлыгы 6 362 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 21е – узган тәүлектә.
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды
Республикада коронавирустан барлыгы 83 кеше вафат булды.
Татарстанда коронавирустан тагын ике пациент вафат булды. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вафат булган пациентның берсе –1963 елгы хатын-кыз. Аңа «коронавирус инфекциясе» диагнозы куеп, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә вакытлыча инфекцион госпитальгә җибәрәләр. Пациентның хәлен пневмония, шулай ук хроник авыруларның кискенләшүе катлауландырган.
«Үлем сәбәбен патолого-анатомия экспертизасы расланган. Вирус идентификацияләнгән», – диделәр матбугат хезмәтендә.
Шулай ук Казанда яшәүче 1966 елгы ир-ат та вафат булган. Аңа ике яклы пневмония диагнозы куялар һәм Республика клиник инфекцион хастаханәсенә алып китәләр. Матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, пациентның йөрәк-кан тамырлары системасында хроник авырулары булган. Үлем сәбәбен шулай ук лаборатор тикшеренүләр ярдәмендә ачыклаганнар.
8 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 83кә җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа