Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда 300дән артык пассажир автобусында тәртип бозу очраклары ачыкланган

Рейдлар айга дүрт тапкыр үткәрелә.

Татарстанда 2020 ел башыннан бирле 300дән артык пассажир автобусында тәртип бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта ТР дәүләт автомобиль күзәтчелегенең автотранспорт, автоюл күзәтчелеге һәм халыкара контрольдә тоту үзәк бүлеге башлыгы Гыйльфан Батталов хәбәр итте.

Ачыкланган төп тәртип бозуларпассажирларны санкцияләнмәгән рәвештә йөртү, машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын, заказ буенча пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләрен, автобус куллану тәртибен үтәмәү, – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Батталов сүзләренә караганда, Урта Идел дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе республика Эчке эшләр министрлыгы һәм транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән агымдагы елга уртак рейд чараларын үткәрү графигы эшләнгән һәм килешенгән.

Автобусларда пассажирлар йөртүне оештыруда һәм гамәлгә ашыруда закон бозуларны ачыклау һәм булдырмау өстендә эш дәвам итә. Бергәләп Татарстан территориясе буенча пассажирлар йөртүче транспорт чаралары тикшерелә, дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса