Әлеге фаҗига 27 комплекста булган. Яшүсмер бетон урна аша сикереп чыкмакчы булган, әмма абынып, башы белән җиргә килеп төшкән. Социаль челтәрдәге мәгълүмат буенча, шаһитлар, ясалма сулыш алдырып, йөрәгенә массаж ясаганнар, әмма ярдәм итә алмаганнар. Медицина хезмәткәрләре килгәндә, бала клиник үлем хәлендә булган. БМСПга китерелгәч, аның гомере өзелгән, дип хәбәр итә Татар-информ
Хәзерге вакытта әлеге хәлне ачыклау эшләре бара.