Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда 100 яшьлек әбигә уникаль операция ясалган

Саба районының Оет авылында яшәүче иң өлкән кешесе 100 яшьлек Хәкимә әби Закировага Шәмәрдәндә урнашкан районара күз хирургиясе үзәгендә операция ясалган. Бу хакта "Саба таңнары" газетасы хәбәр итә. Әбинең уң күзенең нервлары үлгән, анысында өмет булмаган, ә икенчесе яктылыкны сизгән. Операцияне үзәкнең баш табибы, югары категорияле хирург-офтальмолог, медицина фәннәре кандидаты...

Саба районының Оет авылында яшәүче иң өлкән кешесе 100 яшьлек Хәкимә әби Закировага Шәмәрдәндә урнашкан районара күз хирургиясе үзәгендә операция ясалган. Бу хакта "Саба таңнары" газетасы хәбәр итә.

Әбинең уң күзенең нервлары үлгән, анысында өмет булмаган, ә икенчесе яктылыкны сизгән. Операцияне үзәкнең баш табибы, югары категорияле хирург-офтальмолог, медицина фәннәре кандидаты Александр Расческов ясаган.
«Элегрәк мондый җитди авыруларга «Сукыраю» диагнозы куелып, операция бөтенләй ясалмый иде. Аннан Мәскәү шәһәрендә генә башкарылды. Бүгенге яңа технологияләр безнең үзәктә дә ясау мөмкинлеге биреп, бүгенге операция югары дәрәҗәдә уңышлы узды. Әбинең диагнозы бик җитди: 5нче дәрәҗәдәге азган катаракта һәм башка төрле күз авырулары тайпылышлары. Пациентның яше зур булу сәбәпле, күзнең челтәр катлавы нык картайган, катыланган. Үзенең күзенең челтәр катлавы алынып, ясалма катлау куелды», - ди Александр Расческов.
Икенче көнне Хәкимә әби табибларга кабат күренергә килеп, бәйләвечләрен алдырган, әйберләрне күрә башлавы турында әйтеп шатландырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса