Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев Төп законга төзәтмәләр өчен тавыш бирде

Татарстаннан 2 миллион 107 мең сайлаучы үз тавышларын бирде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республикада актив тавыш бирү бара, дип сөйләде. Сәгать 10га сайлаучыларның 72 проценты тавыш бирде инде.

Кондратьев үзе тавыш бирергә 75нче гимназиягә килгән. Керү юлында ул теркәү адресын атады, ә аннары аңа шәхси саклану чараларын тәкъдим иттеләр һәм температурасын үлчәделәр. Шуннан соң ул, дистанцияне саклап, паспортын күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү өчен кабинага юнәлде.

«Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр өчен бу чыннан да дулкынландыргыч стресс мизгеле. Хәтта минем өчен дә. Күрәсез, барлык саклык чаралары да үтәлгән. Мин мондый участокларны сирәк күрдем – бу рекреация, әмма Роспотребнадзор язган барлык норма таләпләрен дә биредә үтиләр,» – дип билгеләп үтте Рәис.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә тавыш бирү барышына йогынты ясый алырлык шикаятьләр яки дәгъвалар юк.

«Бүген бу берничә көнлек марафон тәмамланачак, бу бик җаваплы чор. Эчке эшләр министрлыгы һәм көч ведомстволарының бик күп хезмәткәрләре хокук тәртибен һәм сайлаучыларның иминлеген тәэмин итә. Сүз дә юк, хәзер “Роспотребнадзор”, Сәламәтлек саклау министрлыгы –  барысы да куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тырыша», – дип йомгаклады ул сүзен..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса