Татарстан юлларын чистарту өчен 636 кар чистарту машиналар чыкты
Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре саклана.
Татарстан юлларында 636 берәмлек кар чистарту техникасы эшли, шул исәптән 444 машина төбәк юлларында, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы.
11нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Көндез бераз кар, төнлә аерым районнарда буран, – дип билгеләп үттеләр министрлыкта. – Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана».
Үткән тәүлектә республика муниципалитетлары арасындагы маршрутларга 125 автобус чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа