Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан ЮХИДИ идарәсендә социаль эксперимент үткәрделәр, алар "исерек» машина йөртүчене руль артына утырттылар

Казан үзәгендә яшь тамашачы театры актеры исерек шофер булып “уйный”.

Татарстан ЮХИДИ идарәсендә социаль эксперимент үткәрделәр, алар «исерек» машина йөртүчене руль артына утырттылар. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов хәбәр итте. 
Узган атнада Казан үзәгендә яшь тамашачы театры актеры исерек шофер булып кыланган. Берничә шешә сыра тоткан егет автомобиль руле артына утырырга маташкан. 


"Эксперимент барган ике сәгать эчендә сигез кеше генә янәшәдә булган ЮХИДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Өч кеше актерны шәхсән туктатырга тырышты", - дип сөйләде ведомство башлыгы урынбасары. 


Александр Разумнов татарстанлылардан уяу булырга һәм полиция хезмәткәрләренә исерек шоферлар турында кичекмәстән хәбәр итәргә кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса