Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан яшьләре Бөтенроссия халык санын алуда актив катнаша

Эшкә Татарстанның 45 районыннан 480 волонтер җәлеп ителде.

Татарстан яшьләре Бөтенроссия халык санын алуда актив катнаша. Волонтер булырга 16 яшьтән өлкәнрәк 535 егет теләк белдергән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның 45 районыннан 480 волонтер эшкә җәлеп ителгән, шуларның 306сы республиканың 58 КФҮНӘ һәм 174е Мобиль бригада эшенә ярдәм итү өчен җәлеп ителгән.

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, көн саен районнарда Дәүләт статистикасы территориаль органнары участокларына 100 гә якын волонтер чыга, алар көнгә 3-4 сәгать эшли.

Консультация ярдәме, хәзер дә халык санын алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү, йә бу эшләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша башкару вазыйфасына керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf