Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Ветераннар берлеге пенсияне индексацияләүне Конституциядә беркетүне хуплады.

Россиянең төп законына кертелә торган төзәтмә пенсияләрне елына, кимендә, бер тапкыр индексацияләүгә исәп тотарга мөмкинлек бирә.

«ТР Ветераннары берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы Россия Конституциясендә пенсияләрне елына, кимендә, бер тапкыр индексацияләүгә кагылышлы үзгәрешләрне хуплады. Мондый фикерне ТР Ветераннар берлеге комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев җиткерде.

«Бу төзәтмә безнең ветераннарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Индексацияне икешәр, өчәр елга, хәтта күбрәк вакытка да я күчерделәр, я яптылар. Ә хәзер, әгәр бу Конституциядә расланса, ул [новация] безне  бары сөендерә. Бу сорауларны безнең вәкилләр ишетте, һәм алар бу тәкъдимне Конституциягә керттеләр. Әйе, без моны хуплыйбыз», – диде ул «Татар-информ» МА хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ветераннар яхшы пенсия һәм торак белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта төзәтмәләр дару чаралары һәм социаль хезмәтләр белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итүне тизләтәчәк.

Илнең Төп законында социаль пособиеләрне һәм түләүләрне индексацияләүне, шулай ук гражданнарны мәҗбүри социаль иминиятләүне беркетергә ниятлиләр.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса