Катнашу өчен гаризаны 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин булачак.
Татарстаннан 5-11 сыйныф укучылары математика, физика яки химия фәннәрен өйрәнүдәге уңышлары өчен 50шәр мең сум грант ала алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә Талантлар университеты җитәкчесе Аделия Әхмәтова хәбәр итте.
Әхмәтова сүзләренчә, узган ел эчендә Татарстанның 200 укучысы ярдәм алган. Ә быел аларның саны икеләтә күбрәк булачак, чөнки республикада физик-математик алгарыштан тыш, физик-химик алгарыш проектын эшләтеп җибәрделәр.
Акчалата дәртләндерүне алу өчен, физика-математика прорывында катнашучы укучының предметлар буенча уртача баллы 4,5тән югары булырга һәм ул профильле түгәрәктә ярты елдан артык шөгыльләнергә тиеш. Физика-химия прорывы өчен таләпләр бераз түбәнрәк — уртача балл 4тән югары һәм профильле түгәрәктә 3 айдан артык шөгыльләнү.
Проектта катнашучылар акчалата бүләкне быелның 17 июленнән дә соңга калмыйча алачак.