Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан укучыларын финанс грамоталылыгы буенча олимпиадага чакыралар

Укучылар эшмәкәрлек нигезләрен үзләштерә, критик фикерләүне һәм рискка акыллы якын килүне үстерә алачак.

Татарстан укучыларын финанс грамоталылыгы буенча олимпиадага чакыралар. "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы 13 апрельдән 17 майга кадәр 1-9 нчы сыйныф укучылары арасында узачак. Нәтиҗәләр 18 майда ясалачак.

Укучылар эшмәкәрлек нигезләрен үзләштерә, критик фикерләүне һәм рискка акыллы якын килүне үстерә алачак.

Һәр катнашучы үзенең шәхси кабинетында җыелган баллар һәм бүләкләр турында олимпиада сайтында белә ала.

"Финанс грамоталылыгы нигезләрен кечкенәдән үк салырга кирәк. Үзегезне нинди һөнәрдә тормышка ашыруыгыз, финанс грамоталылыгы буенча белемегез бөтен җирдә дә кирәк булачак, һәм Олимпиададан килгән бурычларны сез, мөгаен, реаль тормышта очратасыз», — диде Россия банкының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин .

Олимпиада турында тулырак мәгълүматны чараның рәсми сайтында белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса