Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан туристларының кайсы курортлардан Covid-19 йоктырып кайтуы билгеле

Коронавирус инфекциясенең күпчелеген Краснодар крае курортларыннан алып кайталар.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республикадан ялга баручылар коронавирус инфекциясен йоктырып кайта торган илләрне һәм Россия курортларын атады. Бу хакта ул «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Узган атнада Россия курортларыннан коронавирус йоктырып кайтуның өч очрагы теркәлде. Атна дәвамында барлыгы читтән килгән 12 очрак расланды. Шулай итеп, җәйге чорда читтә коронавирус йоктырып кайтуның 9 очрагы булды. Вирус Россия курортларыннан кайтучыларда һәм Төркиядән кайткан бер кешедә ачыкланды», - диде Любовь Авдонина.

Ул 9 очракның дүртесе Кырымнан (икесе Ялтадан, берешәр очрак Алушта һәм Симферопольдән кайткан), өчесе Краснодар краеннан (Сочидан өчәү, Анападан берәү) кайтучыларда һәм берсе Төркиядән кайткан кешедә ачыкланганын әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса