Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан трассасында юл-транспорт һәлакәтендә 83 яшьлек пенсионер үлгән

Татарстанның Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтенә очраган 83 яшьлек пенсионер үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Искә төшерик: кичә иртәнге 9 сәгатьләрдә Казан - Оренбург - Акбулак трассасында 46 яшьлек "Киа" автомобилен йөртүче хатын-кыз каршы як полосага чыгып, "УАЗ" машинасы белән бәрелешкән,...

Татарстанның Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтенә очраган 83 яшьлек пенсионер үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Искә төшерик: кичә иртәнге 9 сәгатьләрдә Казан - Оренбург - Акбулак трассасында 46 яшьлек "Киа" автомобилен йөртүче хатын-кыз каршы як полосага чыгып, "УАЗ" машинасы белән бәрелешкән, "УАЗ" бәрелүдән кюветка әйләнеп төшкән. Авариягә шулай ук "Жигули" һәм тагын бер "УАЗ" эләккән.

Һәлакәт урыннан 83 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылган, соңрак ул алган җәрәхәтләрдән үлгән. Шулай ук "Киа" шоферы да хастәханәгә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса