Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан төбәкләр арасында илкүләм проектларны үтәү буенча лидерлар өчлегенә керә

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралары республикада федераль акчаларны җәлеп итмичә генә гамәлгә ашырыла.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча федераль оештыру комитеты утырышында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин коронавирус пандемиясенә карамастан, Татарстан милли проектларны һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча Россиянең лидер төбәкләре арасында кала, дип хәбәр итте.

«Барлык милли проектлар буенча Татарстан тотрыклы рәвештә Россия лидерлары өчлегенә керә. Илдә булган барлык программаларда Татарстан һәрвакыт катнаша һәм һәркайда лидер булып тора. Без Казанның һәм республиканың башка шәһәрләренең ничек яңартылуын, заманча карарларның һәм мәдәни мирас объектларының гармонияле ярашуын күрәбез. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары, шулай ук, төбәк үсешенә үз өлешләрен кертте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чаралар республика тарафыннан мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашырыла, федераль акчаларны җәлеп ителми» – дип билгеләп үтте вице-премьер.

Бүген Марат Хөснуллин капиталь ремонттан соң ачылган Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында булды. Ул ассызыклаганча, бу дөнья дәрәҗәсендәге объект – чын сарай булган.

Милли проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның "май указлары" нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен колачлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса