Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә

Республикада тәүлеклек сөт сату дүрт тоннадан артык тәшкил итә.

Россия төбәкләре арасында Татарстан Республикасы сөт сату күләме буенча лидерлар рәтенә керде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлыгы сигез төбәк тулаем савым буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

«Бүгенге көндә республика буенча тулаем савым 3,6 мең тонна тәшкил итә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 221,5 тоннага күбрәк (106,5%). Бер сыердан көнгә 16,4 килограмм сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,8 килограммга артыграк», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Республикада тәүлеклек сөт сату 4,1 мең тонна тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Бөгелмә сөт комбинаты 40тан артык төрдә свежий сөт продукциясе сата. Иң күп сатыла торганы – май, аны берьюлы берничә пачка сатып алалар. Кыйммәт булмаган бәяле сырлар сөт майларын алыштырмыйча әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса