Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы: ОРВИ вакытында "Covid-19”га каршы препаратлар кабул итү нәтиҗәләре начар булу ихтимал

Теләсә кайсы даруны кулланганда, бигрәк тә Covid-19 препаратларының үзенчәлекләре, инструкциясе белән танышырга кирәк.

Матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков көчле респиратор вирус инфекциясе вакытында Covid-19”дан кабул ителә торган препаратларның авыр нәтиҗәләргә китерүе ихтимал булу турында сөйләде.

“Сатудагы “Авифавир„, “ Коронавир " һ.б. препаратлар бар – алар хәзер тулы бер линейка. Аларда куллануга карата төгәл  күрсәтмәләр язылган һәм өстәмә катлауланулар китереп чыгаруы мөмкин. <...> Болай гына кабул итүнең нәтиҗәсе яман булу ихтимал. Пациентта гадәти ОРВИ булганда, боларны эчү котылу юлы түгел", - дип билгеләде спикер.

Даруларны кабул иткәнче, инструкциясе белән танышу һәм табибларның фикере белән танышырга кирәк. Министр урынбасары, даруларны уйламыйча эчү сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса