Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу хакында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә һава торышы начарлана дип кисәтә. Шулай итеп, бүген кич һәм 12 августта иртән республика буенча яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Кайбер районнарда боз явуы ихтимал. Аерым алганда, Казанда яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә җил...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә һава торышы начарлана дип кисәтә.
Шулай итеп, бүген кич һәм 12 августта иртән республика буенча яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Кайбер районнарда боз явуы ихтимал.
Аерым алганда, Казанда яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә җил фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа