Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан шәһәрләре һәм районнарында яшьләр форумнары узачак

Катнашучылар грант конкурсына гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алачаклар, Иң яхшы инициативалар конкурс нигезендә республика грантлар конкурсына кертеләчәк.

Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарында 12-30 апрельдә яшьләр форумнары узачак. Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ТР яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре өчен 50 миллион сум күләмендә грант ярдәме турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар республика конкурсының төп этапларыннан берсе булып тора.

Катнашучылар грант конкурсына гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алачаклар, Иң яхшы инициативалар конкурс нигезендә республика грантлар конкурсына кертеләчәк. Һәр муниципалитет инде гамәлдә булган һәм яңа эшләнә торган проектларны да тәкъдим итә ала.

«Безнең өчен актив яшьләр тормышы зур шәһәрләрдә генә түгел, ә бөтен республика, барлык районнарда да» кайнавы» принципиаль мөһим", - дип ассызыклады Дамир Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса