Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан сенаторы илнең Төп Законындагы үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә катнашты.

Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов фикеренчә, Россия Конституциясенә булачак төзәтмәләр якындагы унъеллыкларда илне тотып тора торган терәк баганасы булырга тиеш.

«Хисләр шундый, мин бик зур сәяси (мин илем тормышында эпохаль вакыйга турында әйтер идем) вакыйгада катнашам. Чөнки бүгенге тавыш бирү юлы белән без киләчәк Россиянең сәяси, икътисади, социаль һәм рухи каркасын булдырабыз. Һәм Россия бу ныгытмада якындагы дистә елларда ышанычлы торачак, ул чорда әле ниндидер үзгәрешләр кирәк булмас дип өметләнәм. Чөнки хәзер булган үзгәрешләр дә бик зур һәм киң масштаблы. Һичшиксез, тавыш бирергә кирәк иде һәм мин РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплавымны яшермим. Миңа, Татарстан кешесе буларак, бу төзәтмәләрдә төп нигез буларак яңгырган тезислар аеруча мөһим: телләр, этнослар, күпмилләтле илебезнең бердәм мәдәнияте буларак, мәдәниятләр бердәмлеге, безнең культураларның тигез хокуклылыгы», дип сөйләде Морозов.

Ул тагын болай дип өстәде: «Хәзер гамәлдәге Конституция 27 ел яшәде. Һәм уңышлы яшәде, без аны үзгәртмәдек диярлек, ләкин, ышанам ки, бу еллар эчендә аның текстына карата дәгъвалар күп, әгәр дә без аны үзгәртмәсәк, Конституция үзе илебез үсеше юлында каршылыкка әверелер һәм анда күп нәрсә вакыт таләп иткәнгә туры килмәс иде. Һәм миңа калса, бүгенге тавыш бирү белән без вакыт белән Конституцияне бер-беренә тәңгәлләштереп, туры китердек».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса