Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан сайлау комиссияләре хезмәткәрләре Конституциягә мөнәсәбәттә мобиль кушымта ярдәмендә укулар узды

“Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы үз эченә өйрәтү материаллары, видеороликлар, методик кулланмалар һәм белешмәлекләрне ала.

ТРҮзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстан сайлау комиссияләренең барлык хезмәткәрләре Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү алдыннан мобиль кушымта ярдәмендә укулар узган.

         Татарстан сайлаучысымобиль кушымтасы – уникаль белем бирү-мәгълүмати программалар тәэминаты ул. Бу белем бирү технологиясе комиссия әгъзаларына хокукый белемнәр дәрәҗәсен 24/7 режимында сакларга һәм, димәк, сайлау кампанияләрен югары профессиональ әзерлек дәрәҗәсендә үткәрергә ярдәм итәргә тиеш”, – ди ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

         Сайлауларны оештыруда катнашкан һәр кеше үзе өчен уңайлы вакытта шөгыльләнә ала. Система кулланучының тест нәтиҗәләрен анализлый һәм анализ нәтиҗәләре буенча аның шәхси кабинетына белемнәрен ныгыту өчен өстәмә материал җибәрә.

         Бүгенге көндә Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиленең һәркайсы үзләренең һөнәри квалификациясен күтәрде. Бу – Россия Конституциясенә төзәтмәләр, ТР Президентын һәм җирле Совет депутатларын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар буенча гомумроссия тавыш бирү көнен үткәрүдә катнашачак комиссияләрнең тулы составы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса