Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан – Россиядә электрон хезмәтләрнең популярлыгы буенча лидер

Татарстанлылар дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу механизмын кулланучы россиялеләр арасында беренче урынны били. Татарстанлылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу механизмын кулланучы россиялеләр арасында беренче урынны били. Бу хакта ТР буенча Баш федераль инспектор аппараты хәбәр итә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу механизмнарын гамәлгә ашыру, шулай ук...

 

Татарстанлылар дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу механизмын кулланучы россиялеләр арасында беренче урынны били.

Татарстанлылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу механизмын кулланучы россиялеләр арасында беренче урынны били. Бу хакта ТР буенча Баш федераль инспектор аппараты хәбәр итә.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу механизмнарын гамәлгә ашыру, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләрендә күпфункцияле үзәкләр базасында электрон хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев үткәргән киңәшмәдә шул хакта билгеле булды.

Мисал өчен, округта уртача күрсәткеч 55,3 процент тәшкил иткән, шул ук вакытта 2016 елга билгеләнгән күрсәткеч 50 процентка тигез. Хәзерге вакытта округның аерым төбәкләрендә 2017 елга билгеләнгән күрсәткечкә (60 процент) ирешелгән инде. Татарстанда ул - 79,7, Чуашстанда - 69, Башкортстанда - 61,2, Мордовиядә 60,7 процент тәшкил итә.

Татарстан илдә әлеге күрсәткеч буенча беренче урынны били.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6