Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны тәмамланды

Агымдагы елда республикада «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча «Экология» милли проекты буенча 3855 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак.

Татарстан Республикасында 2021 елның язгы урман культуралары сезонын 1400,1 га мәйданда төгәлләделәр, шул исәптән 1295,5 га урман культуралары утырту, 104,6 га урман үрчетү, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда республикада «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» милли проектының «Экология» төбәк проекты буенча 3855 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак, ел дәвамында 11,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгын әзерләү һәм 30,9 млн.данәдән артык стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.

Шуның белән бергә Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да башкарылган. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман үсентеләре салу эшләре 1748 га мәйданда, Азнакай муниципаль районы чикләрендә – 1285 га, урман культураларын өстәү – 2130 га, урман питомникларында 21,1 га мәйданда башкарылган.

Җәйге һәм көзге чорда республикада урман торгызу, урман культураларын агротехник карау, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын тулыландыру һәм 2022 елгы культурага туфрак әзерләү эшләре башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса