Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Республикасында шикәр базарындагы вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә

Узган ел Татарстанда 49 мең га шикәр чөгендере чәчелде, агымдагы елда 54 мең гектарга якын чәчү планлаштырыла.

Ел башыннан алып әлеге продукциягә күпләп-җибәрү бәяләре үзгәрешсез кала. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасының төп җитештерүчеләренә җитештерелгән һәм сәүдә челтәрләренә куелган шикәр килограммына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча эш алып бара.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, узган ел Татарстанда 49 мең га шикәр чөгендере чәчелгән, агымдагы елда 54 мең гектарга якын чәчү планлаштырыла, бүгенге көнгә 51 мең гектардан артык чәчелгән инде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, шикәргә тотрыклы бәяләр алга таба да саклануга аның импортына пошлина ставкасы түбәнәйтелгән квота ярдәм итәчәк, шулай ук шикәр чөгендере өчен чәчү мәйданнарын киңәйтү (15% ка диярлек 1,06 млн га кадәр). Шуны исәпкә алып, агымдагы елда чөгендер җитештерү 40 млн. тоннадан да ким булмаячак, бу 6 млн.тоннага якын шикәр алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу күләм эчке базар ихтыяҗларын тәэмин итү һәм күчмә запасларны формалаштыру өчен җитәрлек булачак.
Моннан тыш, яңа җитештерү сезонына әзерлек чорында предприятиеләргә ярдәм итүнең яңа чаралары - җитештерелгән һәм сәүдә челтәрләренә куелган шикәр килограммына субсидияләр ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса