Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин православныйларны Раштуа белән тәбрикли

Дини нигездә билгеләп үтелә торган бу бәйрәм җәмгыятьтәге барлык православие христианнарын берләштерә. Рухи бердәмлекне саклау һәм ныгыту өчен бик мөһим вакыйга булып тора.

Әле күптән түгел генә мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) туган көнен матур итеп билгеләп үткән иде. Россия мөселманнары бу уңайдан христианнардан да күп котлаулар кабул итте. Бүген исә без, мөселманнар Гайсә пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтүче дин әһелләрен кайнар котлыйбыз. Изге Коръән китабында аның әнисе Мәрьәм анага тулы бер сүрә багышлана.

Төрле дин тотучыларның татулыгы, бердәмлеге - күпмилләтле, күпконфессияле бөек илебез - Россия Федерациясе халыкларын якынайта торган көчле фактор ул. Раштуа исә шәхси бәхет теләп кенә түгел, ә илебез, милләтләребез өчен дә имимнлек сорап дога кыла торган көн ул. Изге догада булучыларның догалары кабул булсын, яктылыкка илтә торган туры юлдан тайпылмый яшәргә насыйп булсын! Бәйрәм белән Сезне!

Ихтирам белән, Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса