Хөрмәтле бөгелмәләр!
Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне илебез өчен аеруча күренекле көн - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм тиңдәшсез батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләренә бай, ул сөекле Ватаныбызда гомер итүче күпсанлы милләтләрнең үзара ныклы бердәмлеген чагылдыра. Ышанам: кешелеклелек принципларын хөрмәт итә торган...
Хөрмәтле бөгелмәләр!
Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне илебез өчен аеруча күренекле көн - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм тиңдәшсез батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләренә бай, ул сөекле Ватаныбызда гомер итүче күпсанлы милләтләрнең үзара ныклы бердәмлеген чагылдыра. Ышанам: кешелеклелек принципларын хөрмәт итә торган бер генә кеше дә сугышларның нидән башланганын һичкайчан онытмас, азатлык һәм тынычлык идеалына беркайчан хыянәт итмәс. Аны - Бөек Җиңүне яулау хакына бирелгән бәһа дә бәяләп бетергесез, шуңа күрә бәйрәмебез дә изге безнең.
Бу көндә без дәһшәтле яу кырларында илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугышканда, авыллар һәм шәһәрләрне азат итү, саклап калу өчен барган бәрелешләрдә, яралыларны ут астыннан алып чыкканда башларын салган шәһитләрне искә алып, алар турында якты истәлекләрне барлап, түбәнчелек белән баш иябез. Тыл хезмәтчәннәре дә ихлас рәхмәт сүзләренә, олы хөрмәткә лаек. Зарыгып көткән Бөек Җиңү мизгелен якынайту өчен завод-фабрикаларда, колхоз басуларында алар кулдан килгәннең барысын да эшләделәр.
Кадерле ветераннар! Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның һәм тирә-юньдәгеләрнең мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын, тирән ихтирамын тоеп яшәвегезне телим. Күңелегез һәрчак күтәренке булсын! Үзегезгә һәм балаларыгызга бары тик бәхет, оныкларыгызга һәм оныкчыкларыгызга якты киләчәк телим! Безне шатландырып, иминлектә хәерле озын гомер кичерсәгез иде. Сезнең алда ихтирам белән баш иябез!