Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында БЕЛДЕРҮ
Бөгелмә муниципаль районы Советының 2014 елның 3 апрелендә чираттан тыш булып узган XXXVIII сессиясендә кабул ителгән 2 нче номерлы карар нигезендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында карар кабул ителде. Конкурсантлардан документлар 2014 елның 5 апреленнән 24 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул...
Бөгелмә муниципаль районы Советының 2014 елның 3 апрелендә чираттан тыш булып узган XXXVIII сессиясендә кабул ителгән 2 нче номерлы карар нигезендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында карар кабул ителде.
Конкурсантлардан документлар 2014 елның 5 апреленнән 24 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәләр: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт, 315 нче бүлмә, эш көннәрендә - 13 - 17, ял көннәрендә 9 - 11 сәгатьләрдә.
Телефоннар: 4-14-41, 4-30-05, 4-12-99.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү тәртибе турындагы Положение һәм контракт проекты белән Сез Бөгелмә муниципаль районы рәсми порталында (bugulma.tatar.ru), "Нормативные правовые акты органов местного самоуправления" бүлегенең "Совет Бугульминского муниципального района и Бугульминский городской Совет" бүлекчәсендә, шулай ук муниципалитет бинасында (Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт, 315 нче бүлмә) таныша аласыз.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын дәгъва итүчегә
куелган таләпләр
1. Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына кандидатның булырга тиеш:
а) Россия Федерациясе гражданлыгы;
б) эшчәнлек юнәлешенә ярашлы булган югары һөнәри белеме;
в) муниципаль хезмәттә баш, яисә әйдәп баручы муниципаль вазифаларда - кимендә ике ел, яисә белгечлеге буенча эш стажы - кимендә 5 ел;
г) кимендә 5 ел идарә итү эшчәнлеге тәҗрибәсе. Идарә итү эшчәнлеге ди-гәндә, милекчелекнең нинди формасы булуга карамастан, оешма, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары җитәкчесе, аның урынбасары, шулай ук шушы оешмаларның структур подразделениеләре җитәкчесе вазифасында эшләве күздә тотыла;
д) башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкару өчен кирәк булган эшлеклелек сыйфатлары һәм күнекмәләре:
- Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конс-титуциясен, федераль һәм Татарстан Республикасы законнарын, "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставын һәм башкарма комитет эшчәнлеген алып баруда аның компетенциясендәге мәсьәләләрне караганда кирәк булган муниципаль хокукый актларны белүне дә кертеп, һөнәри белеме булу;
- районның социаль-икътисади үсеш стратегиясен, башкарма комитетка йөкләнгән бурычларны аныклау, шушы эшчәнлекнең яңа формаларын һәм методларын эзләү, аларны тормышка ашыру механизмнарын эшләү сәләте;
- үз эшчәнлеген, башкарма комитет һәм аның органнарының, башкарма комитет җитәкчесенә буйсынучы хезмәткәрләрнең эшчәнлеген анализлау, оештыру һәм планлаштыру сәләте;
- этик нормаларны белү һәм аларны хезмәт буенча аралашканда куллана белү сәләте.
2. Кандидатта муниципаль хезмәткә керешү һәм үтү өчен муниципаль хезмәт турындагы законнар тарафыннан билгеләнгән чикләүләрнең булмавы.
3. Конкурста катнашырга теләүче затлар конкурс комиссиясенә гариза язалар. Гаризага түбәндәге документлар теркәлергә тиеш:
1) 4х6 размерлы фотография белән тиешле форма буенча үз кулы белән тутырылган һәм кул куелган анкета һәм автобиография;
2) паспорт, яисә аны алыштыручы документның төп нөсхәсе һәм күчермәсе (тиешле документ конкурска килгәндә һәм документларны тапшырганда күрсәтелә);
3) югары белем, эш стажы һәм квалификацияне күрсәтүче документлар:
- хезмәт кенәгәсе, яисә гражданинның хезмәт эшчәнлеген раслаучы башка документның төп нөсхәсе һәм күчермәсе;
- һөнәри белем, шулай ук гражданин-ның үз теләге белән нотариус, яисә эш урынындагы кадрлар хезмәте тарафыннан расланган өстәмә һөнәри белем, фәнни дәрәҗә, фәнни звание турында документларның төп нөсхәсе һәм күчермәсе;
4) алынган керем һәм конкурс үткәреләсе елдан алдагы елда үз милкендә салым объекты булган милек турында салым органнары тарафыннан расланган мәгълүматлар;
5) медицина учреждениесенең гражданинның муниципаль хезмәткә керүгә, аны үтүгә тоткарлык ясаучы авырулары булмауны раслаган нәтиҗәсе;
6) армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр өчен аларның һөнәри әзерлеген характерлаучы хәрби учет документлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа