Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Республикасы сөт сату буенча максималь күләмгә җитте

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, тәүлек эчендә савып алынган сөт күләме 4 000 тоннадан артып киткән.

   Бер сыердан бер көнгә 17,6 кг сөт савылган, бу 2019 елга караганда бер ярымга күбрәк. Көнгә 4 500 тоннадан артык сөт сатылган. Бу узган елга карата 106 процент тәшкил итә.

      Продуктивлык буенча лидер районнар: Әтнә (тәүлегенә бер сыердан 31,6 кг сөт), Кукмара (26,5 кг), Мамадыш (26,4 кг), Саба (26,3 кг).

      Бөгелмәдә "Бөгелмә сөт комбинаты" ҖЧҖ эшен дәвам итә. Елына предприятие 580 тонна каты сыр, 100 тонна эретелгән һәм 120 тонна майсызландырылган сыр эшләп чыгара. Конвейердан 380 тонна атланмай, 470 тонна майлы продукция һәм 4300 тонна сөт продукциясе чыга.

Бүген Бөгелмә сөт комбинатының ассортименты 60 атамадан тора. Май һәм сырдан тыш, биредә кефир, бифидок, ацидофилин, табигый кушылмалар булган җиләк-җимеш йогырты һәм башка бик күп нәрсәләр җитештерелә.

     Татарстанда тәүлегенә 4 000 тонна сөт беренче тапкыр 2019 елның 25 июнендә савып алынган. Бу очраклы хәл түгел: җәйге вакытта терлекләрнең продуктлылыгы арта. Быел республика шул ук дәрәҗәгә май аенда чыкты. Көнгә 4 003,9 тонна сөт җитештерелгән.

   Сөт терлекчелегеТатарстан Республикасы агросәнәгать комплексының төп юнәлешләреннән берсе. Мондый югары нәтиҗәләргә министрлык тарафыннан сөтне җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итү чараларын гамәлгә ашырылу хисабына ирешелә. ТатарстанРоссия Федерациясенең барлык субъектлары арасында сөт җитештерү һәм сату күләмнәре буенча лидер. Шулай ук Краснодар крае, Воронеж, Киров, Новосибирск өлкәләре һәм кайбер башка төбәкләр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса